“Хозур” нәшрият йорты Борхан әл-Ислам әз-Зарнуҗиның “Тәгълим әл-мөтәгаллим” китабының русчага тәрҗемәсен - «НАСТАВЛЕНИЕ ИЩУЩИМ ЗНАНИЯ О СПОСОБЕ ПОСТИЖЕНИЯ ЗНАНИЯ» китабын бастырды. Китапта гыйлем алуның нәтиҗәле юллары сәхабәләрнең тормыш тәҗрибәсенә таянып аңлатыла. Әлеге басма дини гыйлем үзләштеррегә теләүчеләр өчен өстәл китабы булып тора.
Хиҗри ел исәбе белән 7 нче гасырда язылган хезмәт бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Китап шәкертләр өчен бастырылды.




