“Хозур” нәшрият йорты гарәп телендә “Изгеләр бакчасы” укучылар өчен” дип аталган китап чыгарды. Әлеге җыентык имам ән-Нәвәвинең “Изгеләр бакчасы” китабыннан сайлап алынган хәдисләргә аңлатма булып тора. Җыентык авторы – шәех Габдеррәхим әл-Кәрим бине ән-Нәхил әл-Хәсәни.
Мәгълүм булганча, күптән түгел “Хозур” нәшрияты “Изгеләр бакчасы” хәдисләр җыентыгының татарча нөсхәсен нәшир итте.



