Арча мөгаллимнәре семинары үткәрелде

12 ноябрь 2015 ел 09:38
Арча мөгаллимнәре семинары үткәрелде

Арча үзәк мәчетендә район мәчетләрендә дини укулар алып баручы укытучылар семинары булды. Ошбу чарага “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Камил хәзрәт Вәлиуллин һәм Диния нәзарәтеннән уку-укыту һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин килгән иде. Шулай ук ошбу чарада күрше Саба районыннан килгән кунаклар да катнашты.

Семинар Коръән укып дога кылганнан соң Айдар Карибуллиның чыгышы белән башланды. Ул ошбу җаваплы хезмәтләре өчен мөгаллимнәргә рәхмәтен белдерде.

Камил хәзрәт Вәлиуллин бүгенге чарада “Фирак әл-Исламия”, ягъни Исламдагы агымнар һәм төркемнәр темасына дәрес алып барды.

Семинарның икенче өлеше практик дәрескә багышланган иде. Районыбызның мәшһүр мөгаллимәсе Рая Ахунова гарәп хәрефләрен җайлы ысул белән өйрәтү турында ачык дәрес бирде. Яңа Кишет авылыннан килгән Резеда абыстай үзенең тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Уздырылган чарада һәркем үзенә кирәкле мәгълүмат туплады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы