Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла. Сәфәр Чүпрәле районы башлыгы Александр Валерьевич Шадриков белән очрашудан башланды. Очрашу барышында дин әһелләре җирле хакимият вәкилләре белән райондагы дини вәзгыять хакында, дини эшләр, имамнар турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов катнашты.
Шулай ук Татарстан мөфтие Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриковка 3 нче Республикакүләм ифтарны оештыруга зур өлеш кертүе өчен рәхмәтен белдерде.
Чүпрәле районы башлыгы нәзарәт вәкилләре белән бергә Иске Чүпрәле авылындагы җәмигъ мәчет һәм мәдрәсә төзелешендә булды.
Камил хәзрәт сәфәре кысаларында Чүпрәле районы имамнары белән очрашып, аларга рәхмәт хатлары һәм имамлык вазыйфасын раслаучы шәһадәтнамәләр дә тапшырды.










