Чирмешән районы мөхтәсибәте “Традицион ислам айлыгы” кысаларында авылларда очрашулар уздыруны дәвам итә. 16-17 ноябрь көннәрендә Чирмешән хәзрәтләре Иске Кади һәм Кармыш авылларында булдылар. Кади авылында уздырылган вәгазь кичәсенә тирә-юньдӘ урнашкан Тукай, Якты Тау һәм башка авыллардан да килгәннәр иде. 70ләп кеше җыелган очрашу бик җылы узды.
Кармыш авылында үткәрелгән чарага исә 100дән артык кеше җыелды. Биредә шулай ук, динебезгә дәгъватлаган чыгышлар ясалды, видеофильмнар күрсәтелде, Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт исә вәгазь сөйләде.




