19 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең сигезенче төзәтү колониясенен “Йосыф” мәчетендә Коръән уку һәм азан әйтү бәйгесе үтте. Әлеге бәйгене ел саен Әлмәт районы мөхтәсибәте оештыра. Чараны ачып, колониянең ветераннар Советы рәисе Әмин Хасянов быел “Йосыф” мәчете ачылуына 10 ел тулуын билгеләп үтте.
Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов үзенең чыгышында дини гыйлем һәм Коръәнне өйрәнүнең әһәмиятенә тукталып китте. Ул хөкем ителгәннәргә тәүбәләр итеп, Аллаһы Тәгаләгә якынаеп башка бу урыннарга эләкмәүләрен теләде. Шулай ук ул мәчетнең 10-еллыгы белән тәбрикләп, хөкем ителгәннәргә бәйгедә уңышлар теләде. Бәйгедә катнашучылар Коръәнне яттан уку, карап уку һәм азан әйтүдә ярыштылар. Нәтиҗәдә Коръән укучылар арасында:
1 урын – Одина Исманов;
2 урын – Байлар Алиев;
3 урын – Вадим Сираев һәм Мансур Прохоров яулады.
Азан әйтучеләр арасында:
1 урын – Вадим Сираев;
2 урын – Акрамджан Давранов;
3 урын – Байлар Алиев һәм Наил Файрушин яулады.
Җиңүчеләр дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Хөкем ителүчеләр колония, Әлмәт мөхтәсибәте җитәкчелегенә чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.




