Чистай районы имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрзт Сафиуллин, милләтара һәм динара мәсьәләләр буенча башлык урынбасары Госман Хәкимов, мөселман яшьләре берлеге активистлары чара кунаклары булдылар. Бигрәк тә “Нур” мәчете мөгаллимәсе Рәисә ханым Мөхлисуллина һәм аның шәкертләре авыл халкын шатландырдылар. Алар Мәүлет бәйрәменә әзерләнгән программадан өзек тәкъдим иттеләр.
– Балалар – безнең киләчәгебез, шуңа күрә кече яшьтән аларда Исламга карата мәхәббәт тәрбияләргә, Ислам нигезләренә өйрәтергә кирәк, – дип билгеләп үтте имам-мөхтәсиб вазифаларын башкаручы Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм чара спонсоры Рамил Мингазовка Рәхмәт хаты тапшырды.
Бәйгедә катнашучылар чиратлашып Коръән сүрәләре укыдылар, азан әйттеләр. Мөселман яшләре берлеге җитәкчесе Азиз Фәйзетдинов Ислам нигезләрен белүгә викторина уздырды. Бу көнне беркем дә бүләксез калмады. Ә актив катнашучыларга авыл мәчете имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт аерым бүләкләр тапшырды.
Чара дустанә аралашу белән бәйрәм өстәле артында тәмамланды. Чара кунаклары оештыручыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.




