Кайбыч мөхтәсибәте Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан уздырыла торган "Яшь вәгазьче" конкурсның район төбәге бәйгесен уздыра. Катнашу өчен 2015 елның 10 декабренә кадәр Кайбыч районы мөхтәсибәтенең электрон почтасына (kaybickiy_muxtasibat@mail.ru) түбәндәге вәгазьләрне җибәрергә кирәк. Кайбыч мөхтәсибәтендә әлеге хезмәтләрнең эчтәлегенә карап, 1,2,3 урыннар билгеләнәчәк. Кайбыч районы мөхтәсибәте электрон почтасына җибәрелгән хезмәтләр өчен барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр бирү каралган. 1,2 урын алган хезмәтләр республикакүләм конкурста катнашу өчен Татарстан Диния нәзарәтенә җибәреләчәк.
Кайбыч мөхтәсибәте вәгазьчеләр бәйгесен оештыра
23 ноябрь 2015 ел 13:20
Соңгы яңалыклар
Хәлим хәзрәт “Туган Батыр” турниры турында: “Без балаларны каһарманнар итеп тәрбияләргә тиешбез!”
15 июль 2025 ел 16:07
Катар министры үзендә Татарстан мәдрәсәләре һәм югары уку йортлары мөгаллимнәрен кабул итте
15 июль 2025 ел 09:54
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


