Урыссудагы “Фәнис” мәдрәсәсендә мәчетләр каршында оештырылган дини курслар мөгаллимнәре өчен чираттагы гыйлем күтәрү укулары тәмамланды. Укулар мәчетләрдә халыкка дин кыйммәтләрен җиткерүче мөгаллимнәрнең белемен ныгыту максатыннан үткәрелде.
Квалификация күтәрү курсларында барлык шартлар да тудырылды һәм Коръәнне дөрес уку һәм тәфсир кылу, гарәп теле грамматикасы, ислам өйрәтүләре һәм башка фәннәр буенча тирән белем бирелде.




