“Иман” нәшрияты оешуга 25 ел тулды

25 ноябрь 2015 ел 13:31
“Иман” нәшрияты оешуга 25 ел тулды

Бүген, 25 ноябрьдә, Апанай мәчетендә  “Иман” нәшрияты оешуга 25 ел тулу уңаеннан “Татарларда китап басу үсешенә милли һәм дини фактор йогынтысы” дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырылды. Чарада дин әһелләре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Алар арасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башкалар бар иде.

Конференцияне Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты һәм нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров алып барды.

 “Иман” нәшрият танылган дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе, йөздән артык китап авторы, тарих фәннәре кандидаты, Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) тарафыннан оештырылган нәшрият. Шуны әйтергә кирәк, ул совет заманыннан соң барлыкка килгән беренче мөселман нәшрияты һәм дистә еллар эчендә меңләгән китаплар чыгарып таратты.

Конференциядә чыгыш ясаганда Рәфыйк Мөхәммәтшин игътибарны менә шуңа юнәлтте. “Заманында нәшриятның 5 еллыгын билгеләп узган идек. Хәзер без менә аның оешуына 25 ел тулуга җыелдык. Вәлиулла хәзрәт ислам алгарышының иң алгы сафларында барды. Һәм бу аның нәшрият эшчәнлегендә дә ачык чагылыш тапты. Татар дини китаплары: догалардан башлап, галимнәрнең дин турындагы фәнни хезмәтләренә кадәр - барысы да кирәк иде. Вәлиулла хәзрәт менә шуны аңлап эш йөртте. Шуны да әйтергә кирәк, ул татар зыялылары белән дә яхшы элемтәдә яшәде, эшләде. Минем үземнең дә, әйтик, Дамир Исхаков, Айдар Юзеев һәм башка бик күпләрнең китапларын чыгарды. Шул ук вакытта Вәлиулла хәзрәт яшь белгечләргә игътибарлы булды, фән кандидатларына ярдәм итте. Без хәзер дә Вәлиулла хәзрәтнең эшчәнлеге нәтиҗләрен күреп торабыз, нәшриятында басылган китапларны укыйбыз”, - диде ул.

Ильяс хәзрәт тә Рәфыйк Мөхәммәтшин фикерләрен күатләде. “Биредә чыгыш ясаган һәркем Вәлиулла хәзрәт чыгарган китаплар аша гыйлем алдым дип сөйли. Бу чыннанда шулай. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән аның эшләрен дәвам итәргә язсын”, - дип теләде. Фән эшлеклесе Резеда Сафиуллина-Әл-Әнси: "Без элегрәк динебезгә зур хезмәт куйган шәхесләрнең әһәмиятен аңласак һәм танысак кына зур көчкә ия булабыз.  Шушы көннәрдә генә “Мәхәллә 2” лидерлар мәктәбе уздырылды. Әлеге чарада Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт булды, аннары Госман хәзрәтне дә күрдек. Хәзерге мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килеп яшьләр белән зур бер очрашу уздырды. Безгә кадәр Вәлиулла хәзрәт кебек  бик күп эш башкарганнарның эшләрен бердәм булып дәвам итик. Татар мөселман өммәте үсешенә бергәләп өлеш кертик", -дип үзенең фикерләре белән уртаклашты.

Нияз хәзрәт Сабиров “Иман” нәшриятының бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды һәм махсус фильм эшләнүе хакында әйтте. Конференция кысаларында әлеге фильм да күрсәтелде.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы