Өч яклы килешүгә кул куелды

25 ноябрь 2015 ел 12:49
Өч яклы килешүгә кул куелды

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинетының Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе белән хезмәттәшлек итүе хакындагы килешүгә кул куелды.

Тантаналы чарада килешүне Премьер-министр Илдар Халиков, ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан имзалады.

Илдар Халиков чарада мондый төр документның тарихта беренче мәртәбә имзалануы хакында әйтте. Җәмгыятьнең күп өлкәләрендә хөкүмәт һәм традицион конфессияләр үзара хезмәттәшлек итәләр. Килешү исә дәүләт структуралары белән дин әһелләре арасындагы диалогны тагын да ныгытыр һәм  төрле мәсьәләләрне чишкәндә нигез булып торыр дигән фикерләр әйтелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы