Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинетының Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе белән хезмәттәшлек итүе хакындагы килешүгә кул куелды.
Тантаналы чарада килешүне Премьер-министр Илдар Халиков, ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан имзалады.
Илдар Халиков чарада мондый төр документның тарихта беренче мәртәбә имзалануы хакында әйтте. Җәмгыятьнең күп өлкәләрендә хөкүмәт һәм традицион конфессияләр үзара хезмәттәшлек итәләр. Килешү исә дәүләт структуралары белән дин әһелләре арасындагы диалогны тагын да ныгытыр һәм төрле мәсьәләләрне чишкәндә нигез булып торыр дигән фикерләр әйтелде.




