“Хузур” нәшрият йорты Габдрахман Хусам Хөсәеннең “Дәгъват төшенчәсе” (“Фикһ-үт-дәгъвә”) китабын нәшер итте. Әлеге китап дөрес итеп дингә чакыру (дәгъват) һәм аның исламдагы әһәмияте турында.
Шул ук авторның икенче китабы да дөнья күрде. “Риторика гыйлеме” (“Гыйльм-ул-бәдииг”) китабы риторика фәненә багышлана. Биредә матур сөйләм, тел сәнгате, дөрес һәм күркәм итеп сөйләшү хакында җентекләп язылган.




