Татарстан мөфтие православие җәмәгатьчелеге форумында катнашты

26 ноябрь 2015 ел 13:02
Татарстан мөфтие православие җәмәгатьчелеге форумында катнашты

Бүген Казандагы "Корстон" комплексында икенче мәртәбә Татарстан православие җәмәгатьчелеге форумы уздырылды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, РФ Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән эшчәнлек буенча департаменты башлыгы Евгений Еремин,  Татарстан митрополиясе башлыгы, Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия югары мөфтие, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, төрле җирләрдән килгән архиепископ, протоиерейлар, күп санда руханилар һәм башкалар катнашты.

Форумны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,  Татарстан православие җәмәгатьчелеге форумын оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов алып барды.

Форум дәүләти-дини һәм диннәрара бәйләнешне, дини гыйлемне, православие мәдәниятен һәм социаль гыйбадәтне үстерүгә, җәмгыятьтә тынычлыкны ныгытуга юнәлдерелгән. Иң элек форумда катнашучылар игътибарына "2014-2015 нче елларда Татарстанда православие үсеше" фильмы күрсәтелде. Аннан соң рәсми затлар сәламләү чыгышларына күчте.

Шулай ук форумда катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде һәм православие вәкилләренә уңышлар теләде. Камил хәзрәт үзенең чыгышында төрле дин вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге,  дустанә мөнәсәбәте мөһимлеген ассызыклады. "Бу форум бер-беребезгэ хөрмәтне, ихтирамны күрсәтә",- диде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы