1 декабрьдә иртәнге сәгать 9.30да Казандагы “Корстон” комплексында “Идеологик каршы торуларга Коръән һәм дөньяви караш: традицион ислам һәм ялган дини төркемнәр” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.
Чара Татар дин галимнәре елы һәм “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме чаралары планын тормышка ашыру кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге тарафыннан оештырыла.
Конференциядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов, шулай ук Россиянең әйдәп баручы дини һәм дөньяви белгечләре катнашуы көтелә.
Конференциянең модераторы – Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит Сәлман. Чара кысаларында бүгенге мөселман өммәтендә ялган дини төркемнәр барлыкка килүгә бәйле вазгыять, традицион булмаган исламга каршы торуның идеологик ысуллары турында фикер алышу планлаштырыла.
Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү һәм мәкаләләр җыентыгы бастыру күздә тотыла.
Контакты: 8 (843) 238-35-18



