Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең ярдәмчесе Олег Серёгин белән очрашты. Мөфтияттә узган очрашуда сүз нәзарәт белән агентлык арасындагы хезмәттәшлек хакында барды.
Камил хәзрәт Татарстан җитәкчелегенең традицион конфессияләргә ярдәм итүен, рухи-мәдәни мирасны саклауда зур эшләр башкарылуын билгеләп узды. Болгар ислам академиясен булдыру хакында әйтте.
Шулай ук мөфти кунакны 2015 елда нәзарәт тормышка ашырган проектлар һәм Татар дин галимнәре кысаларында уздырылган чаралар белән таныштырды. Нәзарәтнең “Хузур” нәшрият йорты бастырган китаплар хакында сөйләде.



