Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев Әлмәткә килде

27 ноябрь 2015 ел 10:07
Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев Әлмәткә килде

Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Әлмәткә килде. Ул Әлмәт районы имамнары җыелышында катнашты. Чараны ачып, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов районыбыз белән тыгыз элемтәдә булып, яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән өчен Җәлил хәзрәт Фазлыевка рәхмәтләрен җиткерде.

Җәлил хәзрәт үзенең чыгышында “ислам” сүзенең гарәп теленнән “тынычлык” дип тәрҗемә ителүен ассызыклады. “Без сүздә генә “ислам дине – тынычлык дине” дип сөйләп калмыйча, аны гамәлдә исбат итик. Мөселманнар яхшылыкка өндәп, үзләре дә үрнәк булырга тиеш. Хакыйки, чын мөселман теленнән һәм кулыннан башка кешеләр имин булырлар. Мөселман кеше дә үтермәс, гайбәт тә сөйләмәс. Чөнки, бер гаепсез кешене үтерүче (бер генә кешене үтерсә дә) бөтен кешелекне үтерүчегә тиң була дип өйрәтә ислам дине. Ислам дине хаксызга кеше үтерү түгел, хәтта ки кешене рәнҗетмәскә куша”, -дип сөйләде Җәлил хәзрәт. Шулай ук ул вәгазендә балаларга дөрес тәрбия бирү, әхлак мәсьәләләренә тукталды. “Милләтне саклауның 4 юлы бар: динне, нәселне, җанны һәм малны саклау. Әхлаксыз халыкны саклап булмый. Әхлакый кыйммәтләр дөньяны тота”, - дип ассызыклады ул чыгышында.

Вәгаздән соң Җәлил хәзрәт имамнардан килгән сорауларга җавап бирде. Шулай ук ул Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлеге шәкертләре белән очрашып, аларның сорауларына да җаваплар бирде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы