Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Балык Бистәсе мөхтәсибәтендә булды һәм имамнар җыелышында катнашты.
Районның үзәк мәчетендә үткәрелгән имамнар җыелышында имам-мөхтәсиб Сәүдәхән хәзрәт Гайнетдинов һәм җирлектә дини эшләрне алып баручылар катнашты. Рөстәм хәзрәт аларга мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен җиткерде. Шулай ук мөхтәсибәт исеменнән үрнәк муллаларга бүләкләрләр тапшырды.









