Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә укучыларга “Төхфәт әл-әтфәл” (“Балаларга бүләк”) китабы буенча тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнүләре турында шәһадәтнамә тапшыру тантанасында катнашты.
Әлеге РИИда узган чарада мөфти урынбасары, ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин, үзәк җитәкчесе Ибраһим Сабиров һәм башкалар катнашты.
Мөфти Камил хәзрәт үзәк шәкертләренә мөрәҗәгать итеп: “Коръәнне яттан белү – ислам гыйлемнәрен белү өчен нигез. Ә Изге китапны тәҗвид кагыйдәләреннән башка ятлау мөмкин түгел. Татарстанда Коръәнне өйрәнү традициясе дәвам итүе һәм Коръән-хафизларның динебезгә хезмәт итүе сөендерә. Изге китапны өйрәнүчеләргә уңышлар насыйп булсын”, - диде.
Барлыгы 17 шәкерткә таныклык тапшырылды. Алар шигырь формасында язылган тәҗвид кагыйдәләрен шәех Хәсән әл-Хәдия җитәкчелегендә өйрәнделәр.




