Гаилә кыйммәтләре хакында түгәрәк өстәл үткәрелде

27 ноябрь 2015 ел 15:03
Гаилә кыйммәтләре хакында түгәрәк өстәл үткәрелде

Бүген мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин “Традицион гаилә кыйммәтләрен саклауда өлкән буынның роле һәм күпбуынлы гаиләләр тәҗрибәсе” дигән темага багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.  Әлеге чара “Аналык изгелеге: Күпгасырлык гаилә гореф-гадәтләре - Россия киләчәге нигезе” форумы кысаларында уздырылды.

Рөстәм хәзрәт түгәрәк өстәлдә “Гаилә һәм дин. Әдәп-әхлак кыйммәтләре” дип аталган чыгыш ясады. Иң башта ул катнашучыларга Татарстан мөфтие сәламнәрен җиткерде.  Аннары диннең гаилә мәсьәләләренә карашын  аңлатты.  Исламда гаиләне саклау, яклау зур әһәмиятле эш буларак каралуы хакында әйтте. Моннан тыш хәзрәт никах укытканда гына түгел, ә аерылышканчы да дин әһелләре белән киңәшергә чакырды.  Һәм бу адымны аерылышырга теләгән, уйлаган яшь парларга мәҗбүри шарт итеп кую кирәклегенә  басым ясады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы