Чаллыда дини китаплар күргәзмәсе ачылды

27 ноябрь 2015 ел 21:33
Чаллыда дини китаплар күргәзмәсе ачылды

27 ноябрьдә Чаллыда беренче мәртәбә “Ислам дөньясы” исемле дини китаплар күргәзмәсе ачылды. Ул шәһәрнең 27 бистәсендә урнашкан “Хәләл-Үзәк”тә өч көн дәвамында эшләячәк. Оештыручылары – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре Мөхтәсибәте, “Хәләл-Үзәк”.

Күргәзмәнең тантаналы өлеше Коръән укып дога кылудан башланды. Шәһәр мөселманнарын ошбу вакыйга белән  имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев, шәһәр Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рамил Мәрван улы Хәлимов котладылар. Чыгыш ясаучылар милләтебез тормышында китапның борынгыдан нинди мөһим урын тотканлыгын искә төшерделәр, гыйлемнең җәмгыятьне рухи савыктыруда, берләштерүдә булган мөһим роленә тукталдылар. Тимергали хәзрәт дөньялыкка калдырылган гыйлемнең әҗер-саваплары кешегә вафат булганнан соң да ирешеп торуы хакында искәртте. Шулай ук күргәзмәне оештыруга күп көч салган “Хәләл-Үзәк” җитәкчесе Илдар Җәмил улы адресына да күп рәхмәт сүзләре әйтелде.

Тантаналы өлештән соң халыкны пылау, чәй белән сыйлау булды. Аннары янәшәдәге “Сөембикә” мәчетендә Тимергали хәзрәт имамлыгында җомга намазы укылды. Ул тәкъвалык турында бик тә тәэсирле вәгазь сөйләде.

Күргәзмәгә килүчеләргә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хузур”, Чаллының “Ислам нуры”, “Ак мәчет”, “Тәүбә”, Түбән Кама шәһәренең “Рисалә” нәшриятләре, Мәскәүнең “Мәрҗани” фонды тарафыннан Ислам буенча нәшер ителгән фәнни-популяр китаплары тәкъдим ителде. Шулай ук укучыларга яхшы таныш булган авторлар Галимә абыстай Харисова, Тәнзилә абыстай Нигъмәтова, Мәлик хәзрәт Ибраһимов, Идрис хәзрәт Галәветдин белән аралашу мөмкинлеге бар иде.

“Хәләл-Үзәк”тә мондый чаралар киләчәктә дә үтәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы