Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай белән очрашты. Феофан атакайның хиротония узуына, ягъни, дини серле йолаларны һәм гореф-гадәтләрне үтәүгә багышлануына 15 ел тулды. Шул уңайдан бүген Казанда дини һәм тантаналы чаралар узды.
Феофан атакай тарафыннан тантаналы кабул итү Казан Богородицк ир-атлар монастыренда үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары- эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров һәм башка рәсми затлар, төрле конфессия вәкилләре катнашты.
Мөфти Камил хәзрәт архиерей - югары дини дәрәҗәгә ия һәм серле дини йолаларны башкарырга хокуклы Феофан атакайны православ дин әһеллләре өчен мөһим булган вакыйга белән тәбрикләде һәм уңышлар теләде.




