Чистай мөслимәләр берлеге Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырды. Уздыру урыны итеп “Әниләр” мәчете дә юкка гына сайланмаган иде. Нәкъ менә биредә яшь мөслимә-әниләр җыелды. Иң элек мәчет имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт әниләргә карата хөрмәт турында вәгазь сөйләде. “Нур” мәчете мөгаллимәсе Рәйсә ханым Мөхлисуллина укучылары белән чыгыш ясады.
Аннан соң кызлар Коръән укыдылар, балалрны тәрбияләү турында лекция тыңладылар. Чара бәйрәм өстәле артында тәмамланды. Бу көнне һәрбер әни мөхтәсибәттән бүләккә роза чәчәге алды.
Шулай ук “Әнәс” мәчетендә Әниләр көненә багышланган чара узды. Бирегә төрле яшьтәге әниләр җыелган иде. Иң элек Коръэн укып, дога кылында, аннан соң исламда әниләрнең дәрәҗәсе турындагы вәгазь сөйләнде.






