Кайбычта вәгазь кичәсендә намаз һәм әниләргә хөрмәт турында сөйләделәр

29 ноябрь 2015 ел 11:18
Кайбычта вәгазь кичәсендә намаз һәм әниләргә хөрмәт турында сөйләделәр

27  ноябрь көнне Олы Кайбыч авылының үзәк мәчетендә ястү намазыннан соң вәгазь кичәсе оештырылды. Әлеге чарада мәхәллә халкы, укукчы шәкертләр, якын тирә авыл имамнары, кунаклар  катнашты. Вәгазь кичәсе Аллаһы Тәгалә каршында булган сөекле гамәл намазга багышланган иде. Намаз укуның мөһимлеге, аның фазыйләте һәм адәм баласына китергән рухи файдалары турында сөйләнде.

Вәгазь кичәсендә район башлыгы Альберт Ильгизәр улы барлык хатын- кызларны әниләр көне белән котлады. Әлеге котлауга Буа мөхтәсибе Ильмир хәзрәт һәм Кайбыч мөхтәсибе Дамир хәзрәт тә кушылып, әниләрнең динебездә олы хөрмәттә булуларын раслап изге Коръәни Кәримнән аятьләр һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд саллалаһу гәләйһи вәссәлләмнең хәдис- шәрифәләрен китерделәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы