Чаллының “Туфан” мәчете социаль юнәлештә актив эшли. Биредә айга берничә мәртәбә мәхәлләдә яшәүче мохтаҗлар өчен хәйрия мәҗлесләре уздырыла. Мәсәлән, 29 ноябрьдә аларның чираттагысы булды. Ул өлкәннәрне хөрмәтләүгә багышланды. Анда “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкертләре дә катнашты. Җыелучылар алдында төбәк казые, “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли өлкәннәрне хөрмәтләүнең динебездә нинди олы урын тотуы хакында вәгазь сөйләде. Мәҗлестә шулай ук шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин катнашты.
Шул ук көнне өйлә намазыннан соң мәчет аксакалы Мөнир Камил улы Камаловны зурлау да булды. Аңа 80 яше уңаеннан мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин шәмаил бүләк итте. Равил хәзрәт Мөнир ага турында болай ди: “Мөнир Камил улы иң хөрмәтле бабайларыбызның берсе. Ул мәчетне төзегән вакыттан бирле үк бик күп ярдәм итеп килә. 79 яшенә кадәр мәчеттә кизү торды, бухгалтер эшен алып барды. Фәкать йөрәгенә операция ясатканнан соң гына бу эшләрдән тукталып тора. Аллаһы Тәгалә аңа киләчәктә дә матур тормыш насыйп итсен, әҗер-савапларын әйләсен.”




