Җомга көнне Буа мөхтәсибәте һәм Хаҗилар мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөлейманов “Ярдәм” мәчете имамы Фәнис хәзрәт Мингәрәевның вәгазь кичәсен оештырды. Ул “Аллаһ Тәгаләнең тәрбиясе” дигән темага багышланган вәгазе белән Буа халкы күңеленә үтеп керде.
Соңыннан Фәнис хәзрәт ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылды һәм якынлашып килүче мәүлед ае белән тәбрикләде.



