Чирмешәндә шамаилләр күргәзмәсе ачылды

30 ноябрь 2015 ел 13:40
Чирмешәндә шамаилләр күргәзмәсе ачылды

Чирмешән мәчетендә “Гаиләм шамаиле” дип исемләнгән күргәзмә ачылган. Биредә Чирмешән һәм Лашман балаларының төрле материаллардан эшләнгән кырыкка  якын иҗат эше урын алган.
Күргәзмәдә катнашкан иң яшь рәссамга нибары өч яшь. Әминә Юнысовага әнисе дә ярдәм иткән, ләкин төп эшне  ул үзе башкарган. Күргәзмәдә өлкәннәр дә катнашырга теләк белдергәннәр, якын арада алар эшен дә биредә күреп  булачак.
Чирмешән мәчете имамы Хабир Ханов әйтүенчә, шәмаил ясау зур тырышлык,  түземлек һәм вакыт сорый. Мәсәлән, бер шәмаил ясауга бер – ике атна вакыт китәргә мөмкин. Шәмаил ясауның үз кагыйдәләре дә бар икән.
Мәчеттә мондый күргәзмә дүртенче тапкыр оештырыла. Ел саен аңа нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне дә билгелиләр, барлык катнашучыларга бүләкләр дә тапшыралар. 

"Безнең Чирмешән"


 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы