“Энҗе” V Республика кул эшләре бәйгесе кысаларында бер ай элек Казанда оешкан Милли хәйриячеләр берлеге киң катлау җәмәгатьчелек икътибарына тәкъдим ителде. Әлеге берлекне гамәлгә куючы – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, иҗтимагый оешманың президенты булып та ул сайланган.
Хәйриячеләр берлегенең директоры, эшкуар Хәбибрахман Миңнуллин сүзләренчә, Хәйриячеләр берлеге Россиядәге милләтенә, диненә карамастан, социаль хезмәт белән шөгыльләнүче төрле хәйрия фондлары, коммерцияле булмаган оешмаларны, иҗтимагый оешмаларны берләштерү максатын тота.
– Хәйриячелек – ул җәмгыятнең рухи сәламәтлеген күрсәтүче гамәл. Дәүләткә йөкләнгән күп кенә бурычларны, бигрәк тә социаль мәсьәләләрне еш кына җәмгыять үзе дә хәл итәргә сәләтле. Әмма моның нәтиҗәлелегенә, эзлеклелегенә ирешү өчен дәүләт белән иҗтимагый оешмалар, хәйрия фондлары арасында бердәмлек таләп ителә. Ил күләмендәге хәйриячеләр берлеге шушы элемтәләрне урнаштыру һәм ныгыту, иҗтимагый оешмаларга хокукый ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәчәк. Бүгенге көндә хәйриячелек белән шөгыльләнүче оешмалар көннән-көн арта. Россиядәге коммерцияле булмаган оешмаларның 20 проценты Идел буе федераль округына туры килә. Татарстанда да аларның саны 5 меңгә җитә. Без Татарстан һәм Идел буеннан башлап, Хәйриячеләр берлегенә бөтен Россия хәйриячеләрен җәлеп итәргә ниятлибез, – ди Хәбибрахман Миңнуллин.
Хәйрия фондларының әһәмияте турында 2007 елда оешкан “Ярдәм” ислам хәйрия фонды җитәкчесе Илһам Исмәгыйлев ассызыклый. Бу фондның эшчәнлеге мохтаҗларга, ятимнәргә, авыруларга социаль ярдәм күрсәтүдән киң колач җәеп китте. Хәзер фонд дәүләт һәм мәрхәмәтле иганәчеләр ярдәме белән җаваплы зур проектларны тормышка ашыра: Казанда начар күрүче кешеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге, Теләче районында авыру балалар өчен приют ачылды. Быел Балтач районында да шундый ук приют булдыру өстендә эшкә керештеләр, ә Казанның Константиновка бистәсендә наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелектән интегүчеләр өчен тернәкләндерү үзәген оештырдылар. “Хәйрия фонды кысаларында эшләү кеше язмышлары белән бәйле көнүзәк мәсьәләләрне җае туры килгәндә, мөмкинлек булганда гына түгел, ә эзлекле рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта хәйрия фондларының үзләренә дә яшәү җиңел түгел, берләшү аларга дәүләттән яклау табарга мөмкинлек тудырачак”, – ди Илһам Исмәгыйлев.
Татар халык һөнәрчелеген саклау һәм үстерү максатында “Энҗе” Республика кул эшләре бәйгесен “Ярдәм” фонды белән “Ватан” яшьләр үзәге Казанда бишенче тапкыр уздыра. Анда теләгән һәркем үзе иҗат иткән кул эшләрен жюри игътибарына тәкъдим итә. Оештыручылар бигрәк тә яшьләрдә кызыксыну уятырга омтыла. “Яшьләр халыкның гасырлардан килгән һөнәрчелек осталыгын үзләштерә икән, димәк, бу бай мирас онытылмаячак, киләчәк буыннарга тапшырылачак. “Энҗе” бәйгесенең үзенчәлеге – яшьләрдә кул эшләренең гүзәл үрнәкләренә кызыксыну уятуда”, – ди жюри әгъзасы, Казан сәнгать училищесы мөгаллимәсе Светлана Гарбузова.
“Корстон” комплексында кул эшләре бәйгесе барышында “Ярдәм” фонды татар шамаилләре хәйрия аукционын да үткәрде. Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, мөфтиятнең татар шамаилләрен торгызу буенча “Татар сандыгы” проекты җитәкчесе Рөстәм Батров хәбәр иткәнчә, аукционга татар халкына гына хас техникада иҗат ителгән 11 шамаил куелган иде. Мәгълүм булганча, татар шамаилләре традициясен саклау һәм үстерү ниятеннән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте күптән түгел шамаилләр бәйгесен оештырган иде. Шунда беренче һәм икенче урыннарны алган Чаллыдан Фирдәүс Гирфанов белән Чулпан Шәрифуллина, Казаннан Равил Заһидуллинның музейларда урын алырлык, гаилә хәзинәсе булырдай иҗат җимешләре хәйрия аукционында тәкъдим ителде. Хәйрия аукционыннан кергән акчалар “Ярдәм” фондының Теләче районы Иске Җөри авылындагы “Гаилә учагы” балалар йорты ихтыяҗына тотылачак.
intertat.ru




