26-27 ноябрьдә Түбән Камадагы “Ихлас” тернәкләнү үзәгендә “Тахфиз” мәркәзендә укучы мәктәп яшендәге балалар өчен “Намаз – җанның пакълыгы” бәйгесе узды. Конкурста барлыгы 97 бала катнашты. Мөгаллим һәм мөгаллимәләр алардан намазның нигезләренә, нечкәлекләренә бәйле төрле сораулар бирде. Күрсәткән гыйлем дәрәҗәләре үзләрен һәм остазларын сөендерде. Кайнар пылаудан авыз итеп, тәм-томнар белән чәйләр эчкәч куңелләр тагын да күтәрелде. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр, ә беренче биш урынны алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Түбән Камада балалар өчен “Намаз – җанның пакълыгы” конкурсы оештырылды
01 декабрь 2015 ел 15:19
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең онлайн-мәдрәсәсендә бөтен дөнья буенча 137 000 гә якын кеше белем алды
23 гыйнвар 2025 ел 10:00
2024нче елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 230 борынгы китапка баеды
22 гыйнвар 2025 ел 12:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


