Бүген Казандагы “Корстон” комплексында “Идеологик каршы торуга Коръәни һәм дөньяви караш: традицион ислам һәм ялган дини төркемнәр” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Аның кысаларында әйдәп баручы дини һәм дөньяви белгечләр бүгенге мөселман өммәтендә ялган дини төркемнәр барлыкка килүгә бәйле вазгыять, традицион булмаган исламга каршы торуның идеологик ысуллары турында фикер алыша.
Изге Коръән аятьләре укудан башланган конференцияне ачу тантанасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме координаторы, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының (МГИМО) Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры Вениамин Попов, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТР мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов һ.б. катнашты. Конференциянең модераторы ролендә ТР Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит Сәлман чыгыш ясады.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Александр Терентьев бүгенге конференциянең “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме чаралары планын тормышка ашыру кысаларында оештырылуына игътибарны юнәлтте. Ул бүген ислам дөньясында эчке каршылыклар күзәтелүен, моның, аерым алганда, диндә төрле секта юнәлешләре, Россиядә тыелган “Ислам дәүләте” (“ИГ”) ише террористик ошмалар барлыкка килү белән бәйле булуын ассызыклады. “ИГ” террористик оешмасы бөек дингә сылтама ясарга тырышып, эшчәнлеге белән тынычлык дине булган исламның асылына бөтенләй каршы килә һәм, тулаем, кешелеккә куркыныч тудыра”, – дип билгеләп узды ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе. Аның сүзләренчә, Мисырда Россия самолеты һәлакәтенә китергән, шулай ук Франциядә кылынган терактлар, бүген Якын Көнчыгышта бара торган сугыш – боларның барысы да, иң беренче чиратта, исламга зыян сала: җәмгыятьтә исломофобия, курку арта.
Александр Терентьев Татарстанда татар дин галимнәре мирасы традицияләренең тирән булуына игътибар юнәлтеп, бүгенге шартларда ислам өммәтенең нигезен үстерүдә әнә шул традицияләрне файдалану зарурияте турында искәртте. Ул республикада ислам дине өлкәсендә актив нәшрият-агарту эшчәнлеге алып барылуын, күптән түгел Әбу Хәнифә исемендәге Болгар ислам академиясен булдыру хакындагы указ имзалануын ассызыклап, академия фәнни-дини, рухи-агарту үзәгенә әвереләчәк, илебезнең, дөньяның әйдәп баручы дин һәм дөньяви белгечләре белән көн кадагындагы проблемалар турында фикер алышу һәм аларны хәл итү буенча Россия күләмендә нәтиҗәле эшли торган мәйдан булачак дигән ышаныч белдерде.
ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышында билгеләп узганча, бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең төп бурычларыннан берсе – халыкны төрле яклап агарту һәм дини белем бирү юлы белән һәр татарстанлыга, җәмгыятьнең барлык катламнарына исламның изге хакыйкатьләрен ирештерү, чөнки Коръәннең нигезләрен белмәү җәмгыятьтәге авыруларга сәбәп булып тора. Мөфти ассызыклавынча, Изге Коръән – Җиргә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) белән бергә җибәрелгән иң зур могҗиза, актуальлеген кыямәт көненә кадәр югалтмый торган китап, кешелекнең юл күрсәткече. “Исламда йөзләрчә мең китап дөнья күргән, әмма аларның барысы да Коръәнне аңлау максатыннан язылган. Изге китап һәркемне тынычлыкка, мәрхәмәтлелеккә, гаделеккә, башкаларга түзем булырга һәм игелек кылырга өнди. Ул башка конфессия вәкилләрен мыскыллауны тыя. Коръәндә экстремистлыкка һәм террорчылыкка чакырулар юк, бу мөмкин дә түгел, чөнки ислам – тынычлык дине. Бары тик наданнар, рухи тәрбия алмаганнар гына исламга һәм кешелеккә каршы коточкыч җинаятьләр кылуга сәләтле”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Аның сүзләренчә, бүген Изге Коръәнне мөстәкыйль өйрәнүчеләр барлыкка килде, алар аять-хәдисләрнең аерым өлешләрен аерып чыгарып, үзләре теләгәнчә аңлый һәм аңлата, мөселманнарны сугышка өнди. Ул күренекле татар дин галиме Габдерәхим Утыз Имәнинең хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, аның Әбу Хәнифәнең Коръәнне остаздан башка өйрәнергә ярамагынлыгы турындагы сүзләрен китерүе турында искәртте.
“Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов чыгышында дөнья сәясәтендә ислам факторының роле үсүе турында бәян итте. Аның фикеренчә, әлеге процессның төп этәргечләреннән берсе – демография. Бүген дөньяда 1,6 млрд мөселман исәпләнә, христианнар саны – 1,8-1,9 млрд тирәсе. 2023 елга мөселманнар саны христианнардан артып китәр һәм ислам дөньядагы беренче дингә әверелер дип фаразлана. Ислам факторы роленең үсешенә китергән икенче бер сәбәп – нефть һәм газ запасларының өчтән ике өлешенең мөселман төбәкләрендә урнашуы. Эксперт бүген ислам хезмәттәшлеге оешмасының 57 дәүләтне берләштерүен, Россиянең күзәтүче булуын искәртте. Вениамин Попов битлгеләп узганча, соңгы берничә дистә елда дөньяда көчле мөселман элитасы формалашты. Бу кагыйдә буларак, – бер үк вакытта Көнбатыш һәм мөселман культураларын яхшы белүче шәхесләр. Мисалга ул 1981-2003 елларда Малайзия Премьер-министры булып торган Махатһир Мөхәммәдне китерде.
В.Попов фикеренчә, бүген нәкъ менә Россия ислам дөньясын XXI гасыр чумасына әверелгән террористик оешмалардан коткарырга тиеш. Ул бу юнәлештә Татарстанның аерым әһәмияткә ия булуын ассызыклады. “Бүген Россия дин галимнәренең куәте шактый югары. Коръәндә һәм сөннәттә ислам барлыкка китерү дине буларак күрсәтелә”, – дип билгеләп үтте ул. Моннан тыш, Вениамин Попов исламның иң яхшы образына конкурс игълан ителүе һәм традицион ислам кыйммәтләре турында фильмнар төшереләчәге турында да хәбәр итте.
Искәртеп үтик: бүгенге конференция Татар дин галимнәре елы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге тарафыннан оештырыла. Аның бүген көннең икенче яртысында үтәчәк II сессиясендә ТР Фәнннәр академиясенең Тарих институты җәмәгатьчелек фикере тарихы һәм исламны өйрәнү бүлеге мөдире Дамир Шаһавиев, РИИ доценты Резеда Сафиуллина Әл-Әнси, Мәскәү дәүләт университетының Севастополь шәһәрендәге филиалының тарих-филология факультеты декан урынбасары Андрей Мартынкин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының дөнья сәясәте һәм халыкара иктисади мөнәсәбәтләр кафедрасы мөдире Ринат Нәбиев һ.б. чыгыш ясар дип көтелә. Анда, аерым алганда, җәдидчелек һәм традицион ислам төшенчәләре, ялган ислам радикаль төркемнәренең формалашуына һәм эшчәнлегенә Көнбатыш йогынтысы, татарларда “традицион” һәм “традицион булмаган” ислам, дини характердагы радикаль төркемнәргә каршы тору мәсьәләләре турында фикер алышу бара.
Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү һәм мәкаләләр җыентыгы бастыру күздә тотыла.
“Татар-информ”, Ләйсән Исхакова




