Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә “Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллаулар төркеме координаторы, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының (МГИМО) Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры Вениамин Попов килде.
Вениамин Попов бүген Казанда узган “Идеологик каршы торуга Коръән һәм дөньяви караш: традицион ислам һәм ялган дини төркемнәр” темасына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Әлеге чарадан соң мөхтәрәм кунак Татарстан мөфтиятендә булды. Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бүгенге дини вәзгыять, Россиядә, аерым алганда, Татарстанда алып барылган дини эшләр турында фикер алышты.
Очрашуда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТР МДН Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.




