Бу минутларда “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Мәчет каршындагы курсларда дини фәннәрне укыту” темасына квалификация күтәрү курслары бара һәм көн дәвамында үткәрелә. Анда республика районнарында башлангыч дини белем бирүче 300гә якын мөгаллим җыелган.
Коръән аятьләрен уку белән ачылган чарада ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап сүз алды.
“Ислам асылын гыйлем аша гына җиткереп була. Сыйфатлы, дини гыйлем мәхәлләне ныгыта. Соңгы дистә еллар дәвамында, кыенлыкларга карамастан, бербөтен дини мәгариф системасы булдырылды, - диде ул һәм квалификация күтәрү курсларына килүчеләргә рәхмәт белдерде. – Болгар шәһәрендә оештырылачак ислам академиясе дин галимнәрен үзебездә, Татарстанда, тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер белем алуга мөмкинлекләр күп, әмма исламнан ерак кешеләр өммәтебездә төрле проблемалар барлыкка китерә”, - диде мөфти һәм мисал буларак интернетта таратылган видеоларны китерде. Аларның берсендә фетнәгә өндәү, милләтара, динара көрәшкә чакырылуы хакында ассызыклады. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, мәчетләрне җимерергә, мөселманнарны үтерергә өндәүчеләр ислам дәүләте түгел, ә иблис дәүләте төзеп, тарихи вакыйгалар белән “уйнамакчы”, тарихтагы кайбер күренешләрне үзләренчә шәрехләп, халыкны бутаучы.
“Ватанпәрвәрлек, туган җирне ярату хисе беркайчан да җинаятькә әйләнергә тиеш түгел. Кансыз һәм надан кешеләрнең гамәлләре аркасында ислам динен түбәнсетү күзәтелә. Бу кешеләрнең исламга бернинди дә катнашы юк”, - дип белдерде ул һәм мисал буларак риваять китерде. Анда исламга каршы булган, әмма үзләренчә ислам дәүләте төзергә омтылучылар хакында бәян ителгән иде.
ТР мөфтие урынбасары, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, дини белем бирү юнәлешендә мәгариф системасы бер тәртипкә салына. Ул шулай ук мәдрәсәләрдә 3 меңләп кеше укыса, мәчетләр каршында эшләгән курсларда республикада 30 меңләп кеше белем алуын ассызыклады. “Бу — 10 тапкыр күбрәк һәм әлеге курсларда укучыларның шактые намаз укый башлый. Дин нигезләрен алар сездән ничек кабул итсә, аларның язмышлары да алга таба шул рәвешле хәл ителергә мөмкин. Мәчетләр каршындагы курслар безнең барыбыз өчен дә − иң мөһим факторларның берсе”, - диде ул.
Рәфыйк Мөхәммәтшин ТР мөфтие сүзен хуплап, дини яктан белемсезлек аяныч хәлләргә китерүен ассызыклады. “Ышанып, мин мөселман дәүләте төзим дип, Сүриягә китүчеләр шактый. Аларда дөрес мәгълүмат булмау, мәгълүматны ялгыш кабул итү мәгариф системасын киңрәк җәелдерү, ислам дине хакында дөрес мәгълүматны халыкка җиткерү бурычы куя, - диде.
ТР Президенты каршындагы эчке сәясәт департаменты хезмәткәре Айнур Солтанов бу җыенның кирәклеген ассызклады һәм мәчет каршындагы укуларга элегрәк игътибар зур булмаса, хәзер бу мөнәсәбәт үзгәрәчәген белдерде. “Кешеләр массалы рәвештә белем ала торган, иң күп укытучылар җәлеп ителгән өлкә — ул, әлбәттә инде, мәчет каршындагы курслар. Диния нәзарәте уку-укыту әсбаплары әзерли, әлеге курсларны методология белән тәэмин итә. Әмма бу өлкәдә кыенлыклар җитәрлек, - диде ул һәм чишеләсе мәсьәләләр рәтенә ислам турында дини белемнең аз булуын, мәчет каршындагы укуларда белем бирүче укытучыларның белем дәрәҗәсен атады. – Яшьләр әлеге курсларга йөри, аларда дингә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләнә. Әмма аларга тулаем белем бирелми, ислам хакында дөреслек ачылып бетми. Шуңа да яшьләр интернеттан эзләнергә мәҗбүр. Бу исә аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”, - дигән фикердә А. Солтанов.
Квалификация күтәрү курсларында лекторлар буларак “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимнәре Камил Вәлиуллин, Рамил Зарипов, КИУның дини фәннәр кафедрасы мөдире, Казан шәһәре казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт Габдуллин, ТР МДНнең фән һәм уку-укыту бүлеге Айдар Карибуллин, ТР МДНнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова чакырулы иде.
“Татар-информ”, Лилия Локманова




