Күркәм гамәлләр дәвамлы булсын

03 декабрь 2015 ел 14:49
Күркәм гамәлләр дәвамлы булсын

Бүген “Әнәс” мәчетендә инвалидлар декадасы кысаларында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен ел саен уздырыла торган хәйрия ашы булды.

Әлеге чарага коррекция мәктәбе укучылары, физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм берничә күпбалалы гаилә чакырылган иде. Аларның барысын да Әбүбәкр хәзрәт каршы алды, мәчет буенча экскурсия уздырды.

Мәчеттә дәресләр алып баручы Әнәс Шаязданов балаларга мәчет, диварларга, түшәмнәргә язылган язмалар турында сөйләде. Мөселманнарның изге китабы – Коръәнне күрсәтте. Ул шулай ук укучыларга мөселманнарның ни өчен намазны бер рәткә басып укулары, минбарның ни өчен кирәклеге турында сөйләде.

Аралашу өстәл артында дәвам итте. Биредә “Шаг навстречу” хәйрия фонды җитәкчесе Нияз Шакиров ярдәме белән кунаклар өчен төрле тәм-томнар әзерләнгән иде. Аннан соң Әбүбәкр хәзрәт викторина уздырды. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Таһир Тәлгат улы Әхмәтҗанов якынлашып килүче Мәүлед бәйрәме белән котлады һәм һәрбер балага бүләк тапшырды. Чараны оештыручылар киләчәктә дә әлеге күркәм традицияне дәвам итеп балаларны шатландырырга уйлыйлар. Очрашу азагында Әбүбәкр хәзрәт бардык иганәчеләргә дә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы