Азнакай дин әһелләре хисап тотты

03 декабрь 2015 ел 15:03
Азнакай дин әһелләре хисап тотты

2 декабрьдә Азнакай районындагы Ак мәчеттә имамнар җыелышы булды. Әлеге чарада 24 имам һәм 16 абыстай катнашты.

Җыелышны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов ачып җибәрде. Ул имамнар белән авылларда булган проблемалар һәм аларны чишү юллары хакында сүз алып барды.

Имамнар һәм абыстайлар каршында шаҗәрәләр белгече, икътисад институты доценты Мирфаяз Солтанов та чыгыш ясады, ул шәҗәрәләрне төзү, кабер ташларын өйрәнү нидән башланып, ничек алып барылырга тиешлеген аңлатып китте.

Соңыннан абыстайлар һәм имамнар алдында мөхтәсибәтнең яшьләр һәм хатын-кызлар эшләре буенча җаваплы «Иман» үзәге мөслимәләре үз эшчәнлекләре хакында сөйләп узды һәм киләчәктә күмәкләшеп эшләргә, авылларда яшьләр катнашында иман кичәләре уздырырга килешенде. Иман кичәсенең беренчесе декабрь ахырында Буралы авылында узачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы