Балтач мөхтәсибәте еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады

03 декабрь 2015 ел 15:32
Балтач мөхтәсибәте еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады

Бүген Балтач  мөхтәсибәте вәкилләре еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Бу нисбәттән районның үзәк мәчетендә имамнар, абыйстайлар, мөгаллимнәр җыелды. Чарада Татарстанның баш казые. Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урыбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Илдар хәзрәт Баязитов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин дин әһелләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм районда мәгърифәти,тәрбияви юнәлештә алып барган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде. Нәзарәт вәкилләре аерым уңышларга ирешүчеләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Җыенда шулай ук узып баручы елга нәтиҗә ясадылар, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в). искә алу һәм халыкка таныту кичәләре турында сөйләштеләр. Мәчетләр каршында яшь буын өчен чаралар оештыру, район халкын ислам кыйммәтләренә якынайту турында да киңәшләштеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы