Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет һәм РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау буенча комиссиясенең уртак утырышында булды.
Безнең ил, Татарстан Республикасы кебек үк, төрле милләт һәм дин тотучы халыкның озак еллар дустанә яшәү буенча уникаль позитив тәҗрибәсенә ия. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет һәм РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау буенча комиссиясенең уртак утырышында шулай дип белдерде.
Утырышта ватанпәрварлык, милли һәм гомумроссия гражданлык бердәйлеген формалаштырып яшьләрне тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре каралды.
“Соңгы дистә елларда безнең илдә тормыш тәртибе җитди үзгәрде, кайчандыр бердәм ил булып яшәгән кайбер дәүләтләр һәм халыклар белән мөнәсәбәтләр тамырдан үзгәрде. Миграция агымы, террорчылык һәм экстремизм үтеп керү төрле каршылыклар, җитди куркыныч тудыра. Бу күренешләр, капма-каршы фикерләр яшьләрнең төрле кыйммәтләргә карата күзаллауларында чагылыш тапмый калмый. Ни кызганыч, яшьләр даирәсендә гомуми кабул ителгән кыйммәтләрне санга сукмау күзәтелә, чит-ят карашларга ия булганнарның өстенлекле фикерләре көчләп тагыла. Патриотлык, рухилык, дуслык, тугрылык кебек төшенчәләрнең бәясе төшә, Интернет челтәрендә шикле берләшмәләр күп туплана. "Ислам дәүләт" террорчылык идеологиясе яшьләрнең психикасына тискәре йогынты ясый”, - дип башлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.
Тик, шулай да, бүген җәмгыятьтә дәүләт үсеше куәтле яшьләр сәясәтеннән һәм гомумгражданлык бердәйлегеннән башка мөмкин түгел дигән аңлау бар, дип таный Президент. “Яшьләр илнең инновацион үсешендә мөһим роль уйный. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләп узганча, шәхеснең төрле яклап гармонияле үсешенә, Россия гражданнарын өлгер, җаваплы, кече һәм олы Ватанына мәхәббәт, мәдәнияткә, традицияләргә хөрмәт белән караучы кеше итеп тәрбияләү мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирү зарур”, - диде ул. Республика башлыгы ассызыклаганча, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырганда, беренче чиратта, күп милләтле халыкның уникаль рухи-әхлакый, мәдәни-тарихи мирасына таянырга кирәк. Барлык милләтләрнең телен, мәдәниятен саклап калу, гражданнарның рухи мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыру зур әһәмияткә ия, дип яза "Татар-информ".











