ТР МДНнең яшьләр белән эшләү бүлеге мөселман яшьләре өчен фикер алышу клубын оештырып җибәрде. Бүген Россия ислам университетында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында беренче очрашу булды. Очрашуда экспертлар буларак шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм мөфти урынбасары, РИУ ректоры, профессор Рафыйк Мөхәммәтшин катнашты. Бүген яшьләр "Мин мөселман булдым" дигән тема турында сөйләштеләр.
Очрашуга килгән яшьләр ике төркемдә әлеге теманы төрле яклап карады, дәлилләү базасын төзеде. Аерым алганда, берничә тезис бирелде: "Мин харамнан баш тартам", "Мин аралашу даирәмне үзгәртәм", "Мин белем алу юлында", "Мин тышкы кыяфәтемне үзгәртәм" һ.б. Соңыннан ике төркем үзләренең фикерләрен экспертларга тәкъдим итте һәм аларның фикерләрен дә тыңлады, кызыксындырга сорауларын бирде.




