Мөфти Татарстан Фәннәр академиясе рәисе Мәгъзүм Сәләхов белән очрашты

05 декабрь 2015 ел 09:17
Мөфти Татарстан Фәннәр академиясе рәисе Мәгъзүм Сәләхов белән очрашты

4 декабрь көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә булды. Биредә ул Татарстан Фәннәр академиясе рәисе Мәгъзүм Сәләхов, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин, Татар энциклопедиясе институты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев, Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Ринат Патеев, мирасханәдә эшләүче галимнәр катнашында уздырылган эшлекле сөйләшүдә фикер алышты.

Очрашу Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә, ягъни Мирасханә фондында сакланучы сирәк китаплар белән танышудан башланды. Мөфти хәзрәтләре кулъязма Коръәннәрне, Тукайга һәм башка шәхесләребезгә бәйле язма экспонатларны, борынгы силсиләләрне карады.  Әлеге тарихи экспонатлар белән Камил хәзрәтне танылган галим Марсель Әхмәтҗанов, үзәк хезмәткәрләре, фән эшлеклеләре  Илһам Гомәров, Алсу Хасавнех һәм башкалар таныштырды.

Аннары очрашуның икенче өлеше – эшлекле сөйләшүгә корылган җыелыш башланды.  Мәгъзүм Сәләхов очрашуны башлап, Фәннәр академиясенең, Мирасханәнең эш тәҗрибәсе бай булуы хакында сөйләде. “Татарстан Фәннәр академиясе чит ил фәнни үзәкләре, Россия ислам университеты, КФУ һәм башка югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә.  Болгар ислам академиясен оештыруга да зур өлеш кертә алабыз. Безнең өчен бергә эшләү, хезмәттәшлек итүнең юлларын табу мөһим”, - диде ул.

Ким Миңнуллин мирасханәнең архив фондларында 60 мең берәмлеккә якын материал 212 фондка бүлеп саклануы хакында әйтте. Кулъязмалар фондында 8 меңгә якын кулъязма тупланган. Шуларның якынча 35%ы гарәп, 15%ы фарсы, калган яртысы төрки, ягъни татар, иске госманлы, төрек, үзбәк телләрендә. 5 мең чама кулъязма тасвирланган.

Кулъязмаларның күпчелек өлешен ислам дине, шәригать кануннары, хәдисләр, татар дин әһелләре вәгазь җыентыклары тәшкил итә. Кулъязма Коръәннәр коллекциясе аерым игътибарга лаек. Мирасханәдә 200дән артык төрле чорларда, төрле хаттатлар тарафыннан күчерелгән, үзенчәлекле итеп бизәлгән кулъязма Коръән һәм тәфсирләр саклана.

Шулай ук Кол Гали, Мәхмүд Болгари, Суфый Аллаяр, Таҗетдин Ялчыгол, Габдрәхим Утыз Имәни кебек шәхесләргә бәйле кулъязмалар шактый җыелган. Алар арасында олуг шәхесләребез үз куллары белән язган төп нөсхәләр дә бар.

Тагын бер коллекция – шәҗәрәләр һәм силсиләләр бик зур тарихи кыйммәткә ия.  Биредә 500ләп шундый ядкарь саклана. Аларны өйрәнүгә күп еллар дәвамында күренекле галим Марсель Әхмәтҗанов зур тырышлык куеп килә.

Ким Миңнуллин үзенең чыгышында тәкъдимнәрен дә яңгыратты. “Без Татарстан диния нәзарәте  белән даими хезмәттәшлек итәргә теләр идек. Бу уңайдан уртак эш булырлык фәнни-популяр проектларыбыз да бар. Шуларның берсе – Чәләбинең “Мөхәммәдия” әсәрен, Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек”, Суфый Аллаярның “Сөбател-гаҗизе”, “Алты бармак” әсәрләрен текстологик эшкәртеп бастырып чыгару. “Мөхәммәдия”, “Котадгу белек” текстлары галим Рифкать Әхмәтҗанов тарафыннан әзерләнде.  Икенче проект – татар муллалары, дин галимнәре турында электрон энциклопедия төзү”, - диде ул.

Болардан тыш “XX гасыр башы төрки-татар вакытлы матбугаты” электрон ресурсын эшләү проекты хакында аңлатып узды. Бу Мирасханәнең алдагы елларга ниятләгән эшләреннән берсе. Әлеге проект кысаларында “Шура” журналының тулы архивын электрон вариантта эшләү, ягъни 240 санында дөнья күргән язмаларны эшкәртеп, кириллицага әйләндереп, интернет сайтка урнаштыру күз алдында тотыла.

Белгәнебезчә, бүгенге көндә нәзарәтнең “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан әлеге тарихи басманың дәвамы альманах буларак чыгарылып килә һәм имамнарга бушлай  таратыла.  Әлбәттә, аны нәшрият кибетләреннән дә табарга мөмкин. Һәр санында элеккеге журналда иске татар имлясында язылган мәкаләләрнең фотокүчермәләре тәкъдим ителә. 

Шулай ук Ким Миңнуллин нәзарәт карамагындагы мәчетләр ярдәмендә кулъязма мирасны җыю, барлау эшен җайга салу мөһимлеге хакында җиткерде. “Рухи мирасыбыз ядкарьләре мәчетләргә, анда эшләүче хәзрәтләргә дә тупланып барса һәм алар аша галимнәребезгә барып җитсә, бик зур эш булыр. Бу фикерем тәкъдим дә, үтенеч тә булып кабул ителсен иде”, -диде  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры.

Аннары очрашуда катнашкан Татар энциклопедиясе институты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев үз фикерләре белән уртаклашты. “Безнең институт фәнни мәгълүмат үзәге булып тора. Төрле юнәлешләрдә энциклопедик белешмәлекләр төзибез. Безнең нәзарәт белән бергә “Татарстанда ислам” энциклопедиясен булдырасыбыз килә” - диде. Әлеге проект концепциясен мөфти хәзрәтләренә тапшырды.

Мөфти Камил хәзрәт сөйләшүгә йомгак ясап, Болгар ислам академиясен торгызу дәүләт җитәкчеләре, дин әһелләре һәм фән эшлеклеләре өчен гомуми бер проект булуына басым ясады. “Академиянең дөньякүләм дини классик китаплардан торган зур китапханәсе булуын телибез. Әлбәттә, аның бер өлешен безнең рухи байлыгыбыз тәшкил итәргә тиеш. Мөселман илләрендә китапларга бай үзәкләр эшли, нәзарәтнең алар белән элемтәләре бар. Ул үзәкләрдә дә безнең рухи мирасыбыз саклана. Чит илләргә баргач татар дин галимнәренең борынгы хезмәтләрен бүләк итәләр. Ә бездәге китапханәләрдә саклана торган дини китапларга үтеп керү авыр. Шуңа күрә дә бүгенге көндә аларның электрон вариантларын эшләү, шул рәвешле тарату бик актуаль эш”, - диде. Шулай ук ул үзенең “Казан басмасы” тарихын өйрәнү, аның хакында мәгълүмат туплау, язу белән шөгыльләнүе хакында әйтте. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Коръән – “Казан басмасы”ның яңа нөсхәсе бастырырга әзерләнүе хакында җиткерде.

Алга таба да дини гыйлемне үстерү, өйрәнү һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен дин һәм фән әһелләре арасында очрашулар уздырырга кирәклеген әйтеп, хезмәттәшек итәргә теләктәшлеген белдерде.

Сөйләшү тәмамлангач Татарстан Фәннәр академиясе вәкилләре Камил хәзрәткә татар галимнәре әзерләгән китапларны бүләк иттеләр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы