2015 елның 10 декабрендә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә татар-мөселман хатын-кызларының “Милләт аналары” форумын уздырыла. Форум “Мөслимә” оешмасының 20 еллыгына һәм мәгърифәтчеләр Мөхлисә Буби, Фатиха Аитованың юбилейларына багышлана.
Чара рухи-әхлакый, милли-мәдәни,социаль юнәлештәге проектларны тәкъдим итү; балалар һәм яшьләр белән эшчәнлекне арттыру, радикаль агымнарга каршы тору, җәмгыятьне рухи яктан чистарту һәм камилләштерү максатыннан үткәрелә.
Билгеләп узу кирәк, "Мөслимә" оешмасы 20 ел дәвамында Татарстанның милли-мәдәни, рухи-әхлакый үсешенә үз өлешен кертеп килә.Төрле конкурслар,түгәрәк өстәлләр, җыеннар уздырып, халкыбызның гореф-гадәтен сакларга, киләчәк буынга җиткерергә тырыша. Әлеге оешманы беренче көннәреннән башлап хәзергә кадәр танылган җәмәгать эшлеклесе, журналист Әлмира Әдиатуллина җитәкли.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Халкыбызга хезмәт өчен” медале иясе, мәдәният хезмәткәре, “Мөслимә” газетасы мөхәррире, Татарстан хатын-кызлары “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина тумышы белән Башкортстан ягыннан. Ул Илеш районының Сәеткул авылында дөньяга килә. 1957 елдан Казанда, КДУның журналистика факультетында белем ала. “Азат хатын” (“Сөембикә”) журналында 30 ел эшли. Танылган каләм иясе пенсиягә чыккач та иҗат өлкәсен ташламый. 20 ел “Иман” мәркәзендә эшли һәм “Мөслимә” газетасын чыгара. Әлмира апа Рәшидә абыстайдан дини гыйлем туплаган, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыган мөхтәрәм зат.
ТАНЫЛГАН ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ ӘЛМИРА ХАНЫМ ӘДИАТУЛЛИНА ТР МДННЕҢ "ХАЛКЫБЫЗГА ХЕЗМӘТ ӨЧЕН" МЕДАЛЕ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ (фоторепортаж)
ӘЛМИРА ХАНЫМ ӘДИАТУЛЛИНА "ХАЛКЫБЫЗГА ХЕЗМӘТ ӨЧЕН" МЕДАЛЕ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ



