4 декабрьдә Буа мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе һәм райондагы мөслимәләр берлеге Аналар көне уңаеннан “Җәннәт аналар аяк астында” дигән түгәрәк өстәл оештырды. Чарада мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мөгаллимәләр, психологлар, дин әһелләре, әниләр һәм укучылар катнашты. Очрашуда әниләрнең җәмгыяттәге роле, ислам динендәге дәрәҗәсе, балалар тәрбияләүдә вазыйфалары дигән мөһим генә мәсьәләләр каралды. Чара Коръән укып, догалар кылып, бәйрәм табыны артында төгәлләнде.
Буа мәдрәсәсендә түгәрәк өстәл оештырдылар
07 декабрь 2015 ел 11:30
Соңгы яңалыклар
Чаллыда балалар арасында 27нче Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
11 декабрь 2025 ел 15:15
Мөфти «Хокук һәм хәят – Право и жизнь в Татарстане» журналының редакция советы утырышында катнашты
11 декабрь 2025 ел 09:39
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


