4 декабрьдә Буа мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе һәм райондагы мөслимәләр берлеге Аналар көне уңаеннан “Җәннәт аналар аяк астында” дигән түгәрәк өстәл оештырды. Чарада мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мөгаллимәләр, психологлар, дин әһелләре, әниләр һәм укучылар катнашты. Очрашуда әниләрнең җәмгыяттәге роле, ислам динендәге дәрәҗәсе, балалар тәрбияләүдә вазыйфалары дигән мөһим генә мәсьәләләр каралды. Чара Коръән укып, догалар кылып, бәйрәм табыны артында төгәлләнде.
Буа мәдрәсәсендә түгәрәк өстәл оештырдылар
07 декабрь 2015 ел 11:30
Соңгы яңалыклар
Чаллы мөхтәсибәтендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды
10 февраль 2025 ел 17:29
Нәзарәт 2025нче елда Рамазан өчен фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләде
10 февраль 2025 ел 14:36
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


