“Юбилейный” боз спорт сараенда мөселман хоккейчылары арасында узган ярышларда Казан шәһәренең Мәрҗәни мәчете командасы беренче урынга лаек булды. Чирмешән районы мөхтәсибәте оештырган әлеге бәйгедә республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 6 команда катнашты.
Ярышлар тест уздырудан башланды. Чынлап та мөселман булуларын дәлилләр өчен спортчыларга ислам дине нигезләренә кагылышлы дистәләгән сорауга җавап табарга туры килде. Комиссия әлеге җавапларның дөреслеген раслаганнан соң гына, спортчылар ярышларга уздырылды.
Түбән Кама, Әлмәт, Казан, Азнакай, Яр Чаллы һәм Чирмешән командалары арасында көне буе кискен көрәш барды. Алкалар капкаларга “явып” кына торды. Нәтиҗәдә башкалабыз спортчылары бер командага да оттырмыйча, беренче урынны яуладылар. Ә Чирмешән һәм Яр Чаллы хоккейчылары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.
Ярышны оештыручыларның берсе – Чирмешән районы мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин әйтүенчә, ислам динендә сәламәт яшәү рәвеше бик мөһим урын алып тора. Шуңа да мөселман яшьләрен спортка җәлеп итү максатында, мондый ярышлар киләчәктә дә оештырылачак.
Чаллы мөхтәсибәте












