Мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов 2 нче төзәтү колониясендә булды

08 декабрь 2015 ел 10:59
Мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов 2 нче төзәтү колониясендә булды

Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Марсел хәзрәт һәм “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” оешмасы директоры  Азат Гәйнетдинов 2 нче төзәтү колониясендәге хөкем ителгәннәр белән очраштылар. Аларны эчке хезмәт начальнигы урынбасары Рөстәм Фәтхуллин һәм оператив бүлек начальнигы, эчке хезмәт майоры Илнур Шәйхенуров озатып йөрде.

Хокук саклау органнары вәкилләре һәм дин әһелләре колониядәге мәчеттә булды һәм биредә хөкем ителгәннәр белән эшләүдә килеп туган проблемалар, имамнарның  биредә алып барган дини-әхлакый эшчәнлеге хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, Илдар хәзрәт белән Айзат Гәйнетдинов очрашуда катнашучыларга  азат ителгәннән соң тернәкләнү узу әһәмияте турында сөйләделәр. Ике як киләчәктә дә бу юнәлештә бергә эшләргә килеште.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы