Татарстан мөфтие эшлекле сәфәр белән Дагыстан башкаласында

08 декабрь 2015 ел 11:38
Татарстан мөфтие эшлекле сәфәр белән Дагыстан башкаласында

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагстан башкаласында үткәрелүче “Тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклауда ислам оешмаларының урыны” дип исемләнгән Төньяк Кавказ дини лидерларының II Конгрессында катнаша.

Чарада Төньяк Кавказ дини лидерлары, Кырым һәм Татарстан дини оешмалары, дини белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Халыкара ислам миссиясе, дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнаша.

Конгресс барышында төбәктәге дини вазгыять, Төньяк Кавказ федераль округында тынычлыкны һәм тотрыклылыкны ныгыту, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре юнәлешләрендә тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла.

Чараны Вөҗдан иреге, дини оешмалар белән багланышлар комитеты һәм Дагыстан мөфтияте “2015 елда Дагыстан Республикасында терроризм идеологиясенә каршы тору комплекслы программасы” дигән дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан оештырды.

Иртән Камил хәзрәт Дагыстан мөфти Әхмәд хаҗи Абдулаев һәм яшь мөселманнар белән очрашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы