Мөфти Дагыстан студентлары белән очрашты

08 декабрь 2015 ел 16:21
Мөфти Дагыстан студентлары белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанга сәфәре кысаларында Дагыстан гуманитар институты студентлары белән очрашты. Әлеге чарада шулай ук Дагыстан мөфтие урынбасары  Әхмәд хаҗи Кахаев, уку йорты ректоры Мөхәммәт Мөхәммәтов, проректор Давыд Тумалаев катнашты.

Татарстан мөфтие студентларга Россия мөселманнары өммәте үзенчәлекләре, ислам өйрәтүләре хакында сөйләде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрен китереп, яшьлекнең, сәламәтлекнең, вакытның кадерен белергә чакырды.

“Кеше яшьлектә бик күп нәрсәләрне эшләргә сәләтле, ә картлыкта бик күп эшләргә көче җитми. Шуңа күрә яшьлегегезне файдалы итеп, вакытыгызны заяга уздырмагыз», - дип нәсихәтләде мөфти хәзрәтләре. Аннары исә студентларның сорауларына җавап бирде.

Мөфти урынбасары Әхмәд хаҗи Кахаев Камил хәзрәткә вәгазе өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук ул Татарстан белән Дагыстан арасында дини гыйлем юнәлешендә һәм әлеге ике республикада яшәгән һәм белем алган  дин әһелләре арасында ныклы элемтәләр булуын билгеләп узды.  Мисал итеп ул, ислам дөньясында яхшы билгеле Зщйнулла Рщсълев ёщм Сщйфулла-Кадый Башларовны китерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы