Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанга сәфәре кысаларында Дагыстан гуманитар институты студентлары белән очрашты. Әлеге чарада шулай ук Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәд хаҗи Кахаев, уку йорты ректоры Мөхәммәт Мөхәммәтов, проректор Давыд Тумалаев катнашты.
Татарстан мөфтие студентларга Россия мөселманнары өммәте үзенчәлекләре, ислам өйрәтүләре хакында сөйләде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрен китереп, яшьлекнең, сәламәтлекнең, вакытның кадерен белергә чакырды.
“Кеше яшьлектә бик күп нәрсәләрне эшләргә сәләтле, ә картлыкта бик күп эшләргә көче җитми. Шуңа күрә яшьлегегезне файдалы итеп, вакытыгызны заяга уздырмагыз», - дип нәсихәтләде мөфти хәзрәтләре. Аннары исә студентларның сорауларына җавап бирде.
Мөфти урынбасары Әхмәд хаҗи Кахаев Камил хәзрәткә вәгазе өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук ул Татарстан белән Дагыстан арасында дини гыйлем юнәлешендә һәм әлеге ике республикада яшәгән һәм белем алган дин әһелләре арасында ныклы элемтәләр булуын билгеләп узды. Мисал итеп ул, ислам дөньясында яхшы билгеле Зщйнулла Рщсълев ёщм Сщйфулла-Кадый Башларовны китерде.







