Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Террорлыкка каршы көрәштә динара хезмәттәшлек” темасына үткәрелүче Россиякүләм форумда катнаша. Чарада Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов, хөкүмәт һәм төрле конфеcсия вәкилләре, депутатлар, дин белгечләре, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Форум Вөҗдан иреге, дини оешмалар белән багланышлар комитеты, Дагыстан мөфтияте һәм җирле епархия тарафыннан оештырыла. Катнашучылар экстремизм һәм терроризмга каршы тору, җирдә тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклау юлларын барлаячак, халыкка рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.




