Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Ватан геройлары көненә багышланган бәйрәм тантаналарының төп чарасы булды. Анда мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты.
Татарстан башкаласына бу уңайдан Россия Геройлары һәм Идел буе федераль округында яшәүче Ватан Геройларының гаилә әгъзалары җыелды, бәйрәм митингы һәм Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр кую, герой-шагыйрь Фәтих Кәрим истәлегенә мәрмәр такта урнаштыру, Бауман урамы буйлап җәяүле экскурсия оштырылды.



