Бүген Россия ислам институтында Голәмәләр шурасының чираттагы утырышы булды. Шура әгъзалары халыктан килеп ирешкән сорауларга дини-фәнни яктан җаваплар эзләде. Аерым алганда, Голәмәләр шурасы әгъзалары хәләл продукция, суд-медицина экспертизасы һәм экстремизм, терроризмны профилактикалау өлкәләренә бәйле мәсьәләләрне карады.
.






