Һәр ел ахырында Чаллы шәһәре мөхтәсибәте Россиядә иң күп хәләл тавык ите җитештерүче “Чаллы-Бройлер” җәмгыяте хезмәткәрләрен хөрмәтләү җыелышы уздыра. Быел ул 9 декабрьдә булды. Җыелыш барышында шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, “Чаллы-Бройлер” җәмгыяте генераль директоры Дилшат Галимҗан улы Ситдиков хәләл җитештерүдә турыдын-туры катнашучылар адресына ошбу хәерле хезмәтне зур тырышлык куеп башкарулары өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр. Дилшат Галимҗан улы быелгы елда “Чаллы-Бройлер”да илдә беренчеләрдән булып аерым хәләл продукция заводы төзелә башлаганын, аны алдагы елда куллануга тапшыру өчен тырышачакларын хәбәр итте.
Чыгышлардан соң хәләл җитештерүчеләр Әлфәс хәзрәт кулыннан истәлекле бүләкләр алды. Мөселманнарга намазлыклар, дини календарьлар бүләк ителде, ә Дилшат Галимҗан улына чапан кидерелде.
Җәмгыятьнең баш технологы Рамил Мөхәммәтшин әйтүенчә, фабрикада һәр тәүлек 25 тонна хәләл продукция эшләп чыгарыла һәм ул бик тиз тарала. “Бездәге продукция шәригать канунарына тулысынча җавап бирә. Аны чиста куллар, чиста күңел белән эшләп чыгарабыз,”- ди баш технолог.




